- тиң
- (ТИҢЛЕК) – с. 1. Биеклеге яки тирәнлеге, киңлек яки озынлык үлчәме буенча билгеле бер нәрсә белән (яки шул нәрсәгә) тигез, тәңгәл, бердәй 2. Озынлыгы нин. б. бер урынга, тәңгәлгә җитеп, тиеп торырлык, берәр нәрсә белән тигез чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан 3. күч. Билгеле бер сыйфат ягыннан бердәй, бер үк төрле. Нин. б. кыйммәте, сыйфаты ягыннан билгеле бер (шул ук кыйммәте, сыйфаты белән танылган) нәрсәгә торырдай 4. күч. Яшь, буй-сын, дәрәҗә яки абруй кебек сыйфатлар ягыннан кемгә дә булса тигез, бердәй. Бер-берсенә торырдай, үзара иш (сөешкән-кавышканнар тур.) 5. рәв. Бергә, берьюлы ике тубыгы тиң корышсын 6.
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.